21 июльдә сугыш һәм тыл ветераны Геннадий Антонович Смирновка 90 яшь тулды

2018 елның 21 июле, шимбә

Геннадий Антонович Чувашиянең Козлов районы Пиженька авылында туа. Сугыш вакытында колхозда, төрле эшләрдә эшли. Авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый һәм Новгород шәһәренә күчеп китә. Армия хезмәтеннән соң Чувашиягә кайта, өйләнә, 3 баласы туа.

1962 елда гаиләләре белән Алабугага күченеп киләләр. “Прикамнефть” идарәсенә инженер-топограф булып эшкә урнаша. Эш стажы-42 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International