Марина һәм Дмитрий Наумовларның яшь гаиләсендә 2018 нче елның 20 нче июлендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның уллары дөньяга килде, аңа Кирилл дип исем куштылар. Кирилл – аларның гаиләсендә - өченче, ә Чистай бүлеге өчен ел башыннан 400нче теркәлгән бала. Туу турындагы таныклык биргәндә, ЗАГС бүлеге белгечләре чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. Чистай муниципаль районында 400 нче бала туу хөрмәтенә аларга альбом һәм котлау открыткасы бүләк итте.