Ачык ишекләр көне

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

2018 елның 19 июль көнендә "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында ачык ишекләр көне узды. Бу көнне "Лениногорский" санаторий-профилакториенда ял итүче балалар өчен Язылышу бинасында экскурсия үткәрелде. Бүлек белгече очрашу башында ГХАТ бүлеге бинасы белән таныштырып, тантаналар залын, кабул итү бүлмәләрен, архивны күрсәтте. Шулай ук балалар ГХАТ бүлеге тарихы, аның эшчәнлеге белән танышты. Азакта килгән кунаклар белгечләргә шундый кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International