Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гиреевлар гаиләсенең алтын берлеге»

2018 елның 21 июле, шимбә

    2018 елның 21 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гиреевлар гаиләсенең алтын туй тантанасы узды. 

    Алихан Султанович һәм Надежда Михаиловна 1968 елда Темиртау шәһәрендә «Казахстан магниткасы төзелешендә» танышалар. Ике ай узгач, кояшлы июль көнендә яшь пар өйләнешә.

     Гиреевлар  – хезмәт ветераннары, алар күпсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.Алехан Султанович и Надежда Михайловна ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер алар өч оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.

    Белгечләр юбилярларга ныклы сәламәтлек, ак бәхет теләп, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International