Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы

2018 елның 21 июле, шимбә

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә беренче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу – Гәрәев Инсаф Рустем улы һәм Айзиряк Зөфәр кызы гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 2018 елның 21 июль көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.

ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы яшьләрне чын күңелдән гаиләнең туган көне белән котлап, аларга бәхетле һәм озын, тигез тормыш теләде. Туганнары, якыннары тарафыннан да күп кенә матур сүзләр белән ямьләнде аларның бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International