ЯрЧаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 елның 18 июлендә “тимер” юбилярлар – Василий Анисим улы һәм Тамара Степан кызы Логачевлар гаиләсенең тантанасы узачак.
18 июлендә бу гаиле үзләренең 65 еллык гаилә юбилеен үткәрәчәк. Яр Чаллы шәһәренә яшь гаилә КамАЗ төзелешенә күченеп килгән. Гомер буе уңган, булган, абруйлы, ачык күңелле кешеләр үзләрен яраткан эшләренә биргәннәр. Өч бала үзләренә охшаган: гадел, намуслы, тырыш, эшчәннәр.
Юбилярларның төп рецепты: бербереңә терәк, кирәк булып кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан тылысын тоеп бергә-бергә яшәргә.
Логачевлар гаиләсенә дөньяның ямен, рәхәтен күреп озак яшәргә, сәламәтлек, балалар һәм оныклар бәхете телибез!