Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә яшәүче Садыковлар пары үз гаиләләренең "тимер" юбилеен билгеләп үттеләр. Садыков Рәшид Хәсән улы һәм Клара Сараз кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып 65 ел баралар. Алар бу елларда бер-берсенә бик күп мәхәббәт, абырлык, аңлау, хөрмәт бүләк итәләр.
Васильево бистәсе җирлеге башлыгының башкарма комитеты вәкилләре Садыковлар парын 65 яшь уртак тормыш итү юбилее белән котладылар, аларга истәлекле бүләк тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, озын гомер һәм дә инде яңа юбилейлар теләделәр.