Буа районы ГХАТ бүлегендә 2018 нче елның 25 июль көнендә 200-нчы бала теркәлде. Бәхетле әти-әниләр Асадуллин Ильгиз һәм Нурзилә, бәләкәчкә Ильзирә исеме куштылар. Район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь парны 1 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - дигән теләктә калды.