2018 нче елның 28 нче июлендә Чистай Никахлашу сараенда ике йөзенче пар булып, Сергей һәм Евгений Михеевларның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Бәхетлеләр һәм яшьләр, алар Чистай Никахлашу сараенда теркәлгән юбиляр пар булдылар.
Никахлашу тантанасын аерым бәйрәм рухында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. алып барды. Яшь өйләнешүчеләргә символик бүләкләр бирелде, алар адресына бик җылы теләкләр әйтелде, бәхетле һәм матур гаилә тормышы теләнде.
Бүлек хезмәткәрләренең мондый төр чаралар үткәрүе никахларның күбәюенә, Россия һәм Чистай районындагы демографик кризисны тизрәк чишәргә ярдәм итә.