Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни Шайгарданов Ильнар Ильяс улы  хәм  әнисе-  Шайгарданова Әлфия Ринат кызы  беренче балалары -кызларына   Динара исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International