ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Язмыш Каунас шәһәрендә туып-үскән литовка Тречекайте Мариона -Регина Ионо  Баулы районына ерак 50нче елларда китергән. Аңа 2 яшь булганда  әнисе вафат була, әби белән бабайда тәрбияләнә. 1941 елда бер көнне әтисе эштән кайтмый, аны фронтка алалар. Каты яралана, Казан шәһәре госпиталендә ята. Аны кире фронтка җибәрмиләр, комиссовать итәләр. Госпитальдән чыккач авыллар буйлап йөри,  мичләр төзи һәм Баулы районының Репьевка авылына эләгә, шунда төпләнеп кала, өйләнә. Яңа гаиләдә улы туа. 50 нче еллар башында кызын үзе янына чакырта. Мария-Регина Репьевкада дуңгыз караучы булып эшли, ә 1962 елда Поповкага күчә. Кияүгә чыга, 6 бала тәрбияли.  Пенсиягә кадәр  “Кандыз” совхозында сыер савучы булып эшли.

Юбилярны Баулы районы башлыгы урынбасары Р. Хәмидуллин һәм җирлек башлыгы А. Попов котладылар.

Бәйрәмне ГХАТ бүлек җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова  ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырды.  Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин  укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Ришат Гыйбадуллин котлап балаларга паспортларын тапшырганнан соң, кыскача гына паспорт бирелү, алмаштыру  тәртипләренә тукталып узды.  Балтач районы яшьләр эшләреһәм  спорт  бүлеге белгече Айсылу  Нуриева  үзенең  матур теләкләрен җиткезеп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булуп үсүләрен теләде.

Малафиевлар гаиләсендә зур шатлык – 2018 нче елның 18 нче сентяберендә уллары Клим дөньяга аваз салды. Максим белән Екатерина гаиләсендә ул дүртенче бала. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Валишина бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Президенты Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткасын тапшырды. Малафиевлар гаиләсе - Зәй районының  күпләр   үрнәк алырлык бәхетле һәм күп балалы гаилә.

          Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  яшь әти-әниләргә яңа туган сабыйларына туу турында таныклык тапшырдылар. Яшь гаиләләрне тормышларында булган күркәм вакыйга белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Ябылу тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин, Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Кисляк чыгыш ясады.


23
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 22 сентябрендә Казан шәһәрендә "Нечкәбил" дип исемләнгән ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсы кысаларында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Фестивальдә республикабызның 10 районыннан 21 гаилә катнашты.

 Әлмәт муниципаль районы данын горурлык белән күп балалы Даишевлар Рөстәм Тавфик улы һәм Лилия Миннеяр кызы гаиләсе яклады.

Көз алма белән дан тота, хуҗабикәләр рәхәтләнеп алма ризыклары әзерли. Иң популяры — алмалы шарлотка.

Авызыңда яшеренгән шарлотка да ошамый кала алмый! Бу баллы, алма десерты тумышы белән Франциядән. Ул күптән инде үзенең гадилеге һәм онытылмаслык тәме белән бөтенесен шаккатырды. Рецепт бик гади булуга карамастан, шарлотка катлаулы десерт белән чагыштырганда ким булмаячак. Бу уңайдан "Яшьләр үзәге", Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Шарлотка һәм көзге пироглар"дигән темага конкурс оештырдылар.

АМР башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән юбилярны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Үзенең котлавында ул озын гомерле ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер һәм оптимизм теләде.

Ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның исемле адресы, шулай ук район башлыгы исеменнән котлау открыткасы тапшырылды.


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Әтнә муниципаль районы Шәкәнәч авылында яшәүче Галимҗанова Бибисара Галимҗан кызына 22 сентябрь көнне 95 яшь тулды. Галимҗанова Бибисара озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Галимҗанова Бибисараның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

21 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә әлеге уку елының беренче гаилә дәресе үтте. Ул кадет мәктәбендә укучылар катнашында үтте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Иванова Демченко курсантларныәлеге орган тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар гражданнар хәле актларының нәрсә икәнлегенә, аларны теркәүнең ни өчен кирәклегенәтөшенделәр, гражданнар хәле актларының төрләре турында белделәр. Укучылар биредәге актлар китабларының кайда һәм ничек саклануын күрделәр, никахларны теркәү бүлегендә кемнең, нинди мәгълүмат алуын белделәр. Очрашуның йомгаклау өлешенә курсантлар никах рәсмиләштерү тантанасы шахитләре булдылар – Диләрә һәм Максим Жансуриннарның туй мизгелен күрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International