2018 елның 25 сентябрь көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында МБГИ 12 нче номерлы лицей укучылары өчен белемне арттыру экскурсиясе оештырылды. Моңа кадәр укучылар өчен ГХАТ бинасы бәйрәм үзәге кебек күз алдына китерелсә, бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы белән уздырылган әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш тагын күп кенә чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Алар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт теркәү язулары барлыгы, архив материаллары белән, язылышу өчен кирәк булган таләпләр белән таныштылар. Ә инде очрашу азагында яшьләр бинаның тантаналар үткәрелә торган залларын карап уздылар.
2018 елның 26 сентябрендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гражданлык хәле актлар теркәү сораулары, гаилә һәм гражданлык законнарына кагылган сораулар буенча халыкка юридик ярдәм күрсәтелде. Халыкны кабул итү эшен ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасыннан адвокат Нургалиев Илдар Исмәгыйль улы башкарды.
2018 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 яше тулган яшь Түбәнкамалыларга беренче паспорт тапшыру тантанасы узды. Аларга бу дулкынландыргыч көнне әти-әниләре, әби-бабайлары көч биреп торды.
2018 елның 26 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күппрофильле көллиятенең 3180 нче төркемнең булачак чәчтарашчылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
2018 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кужельныйлар гаиләсе энҗе туйларын билгеләп үтте.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче ананың Александр исемле улы туды. Александр 18 сентябрь көнне 11 сәгать 2 минутта Казан шәһәрендә туды, авырлыгы 3170, буе – 50 см иде. Бу бәләкәч Тәтеш районының 100-нче баласы булып туды.
2018 елда туучы 100 баланың 39-ы – беренче бала, 33-е – икенче бала, 17-се-өченче бала, 2-се- дүртенче бала, 5-се- бишенче бала, ике ана җиденче һәм тугызнчы балаларын таптылар.
24 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләделәр. Гөлфия Сәрвәр кызы һәм Владимир Миңлегәрәй Владимир Миңлегәрәевич 30 елдан артык Бөгелмә аэропортында борт-механик булып эшли. Гөлфия Сәрвәр кызы хезмәт юлын педагогика белән бәйли – 35 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Хөрмәт ияләре кыз улы Атнаголовларның тату гаиләсенең якут юбилее узды. Бүген алар 40 ел элек булган никахлашу тантанасындагы кебек, бер-берсенә мәхәббәт тулы караш ташлап, тантаналы марш астында залга керделәр. Балалары, оныклары һәм якыннары тарафыннан үз адресларына бик күп ихлас һәм матур теләкләр кабул итеп алдылар. һәм ул тәрбияләп үстерәләр, 3 оныклары бар.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2018 нче елның 24 сентяберендә Зәй шәһәренең татар гимназиясендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага дәрес үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде.
25 сентябрь көнне Сәгыйть Шәрип улы һәм Зинфира Галим кызы Нигъмәтҗановлар 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. ГХАТ бүлеге оештырган тантанага " Алтын» юбилярлар Сәгыйть абый белән Зинфира апа бәйрәмчә бизәлгән автомобильдә килделәр.
Юбилярлар үзләренең уртак тормыш юлын ерак Германиядә, Сәгыйть Шәрип улы хезмәт иткән җирдә башлап җибәргәннәр. Шунда ук кызлары-Анжелика һәм Светлана туа. Баулы җирендә гаилә 1977 елда нигезләнә. Нигъмәтҗановлар лаеклы хезмәт юлын үткәннәр, матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары Һәм оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.
2018 нчы елның 25нче сентябрьдә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 555- нче бала теркәлде. Дмитрий исемле малай Семенов Юрий һәм Надежда гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Малайга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!