ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2019 ел
шимбә

Шәһәр судында барган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә федераль һәм җәмәгать судьялары, власть вәкилләре, дин әһелләре, ңурналистлар, табиблар, педпгоглпр, яшьләр лидерлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары... Бөтен төр диярлек өлкә вәкилләре катнашты.

2019 елның 20 июлендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Нуруллиннар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.

2019 елның 20 июль көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гардиев Артур Илдар улы белән Гөлнара Сирен кызы үзләренең никахын рәсми рәвештә тантаналы рәвештә теркәде.

Җәйне ялга гына түгел, файдалы вакыйгаларга да багышларга кирәк. «Эврика» ПМК каршындагы лагерьга йөрүче балалар өчен 20 июль конне 2019 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда экскурсия узды.

2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов миграция сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. 2019 елның беренче яртыеллыгында районның миграция сәясәтенә йомгак ясалды.

Туй көненең датасын сайлау бик мөһим вакыйга. Чөнки яшьләрнең документларында гомерләре буе алар сайлаган сан булачак.

20 нче июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшен халкы мәдәнияте фестивале – “Питрау” бәйрәме булып узды. Питрау бәйрәме – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.


19
июль, 2019 ел
җомга

 2019 елның 19 июльдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1500 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Хузинларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.

 Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Октябрь авылыннан Мирзанур абый һәм Галимә апа Идиятуллиннар гаиләсе тәкъдим ителде.

Һәр пар туй өчен истәлекле көннне аерым бер дулкынлану белән сайлый. Берәүләр «шәхси» датага, мисал өчен, танышу вакытына туктый. Башкалар матур даталар сайлый. 2019 елның 19 июле шундый матур даталарның берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International