2019 елның 20 июлендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Нуруллиннар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
Ринат Рифгать улы һәм Римма Мәхмүт кызы кечкенәдән таныш. Бер мәктәптә укыйлар, бер парта артында утыралар. Озакламый бер-берсенә булган зур һәм якты хисләр мәхәббәткә әверелә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1979 елның июлендә өйләнешәләр. Яшьләр ГХАТ бүлегендә бер-берсенә «әйе» дигәнгә нәкъ кырык ел үтеп киткән. Шушы еллар эчендә Нуруллиннар зур һәм тату гаилә булдыралар: балалары - Регина һәм Рөстәм бар, яраткан оныклары – Данила, Милена һәм Марк үсеп килә. Ир белән хатын вакытның сизелми дә үтеп китүен билгеләп үттеләр, ә еллар узу белән бер-берсенә булган тугрылык һәм хөрмәт хисе үзгәрмәгән, бары тик ныгыган гына.
Традиция буенча, юбилярлар тантаналы шартларда, үз имзаларын Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына куйдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга котлау открыткасы һәм туй тантанасы турында сертификат тапшырдылар, гаиләгә тагын бик күп матур вакыйгалар һәм бәхетле тормыш теләделәр.