Түгәрәк өстәл “Аерылмагыз, булса да сәбәпләр...”

2019 елның 20 июле, шимбә

Шәһәр судында барган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә федераль һәм җәмәгать судьялары, власть вәкилләре, дин әһелләре, ңурналистлар, табиблар, педпгоглпр, яшьләр лидерлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары... Бөтен төр диярлек өлкә вәкилләре катнашты. Әлеге актуаль темага сөйләшүне суд рәисе Йосыф Сәхапов алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты, үз фикерлэрен, профилактик эшчәнлектә тәкъдимнәрен җиткерде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Элфинур Хәйретдинова статистик мәгълүматлар белән таныштырып, районда аерылышулар саны артмый, ә никахлар саны кими. Мәслән 2018 ел белән чагыштырганда, аерылышучылар саны агымдагы елның 6 ае эчендә 21 очракка кимрәк, дип ачыклады. Бу районда алып барылган профилактик эшчәнлекнең, барыбызның да уртак тырышлыкның уңай нәтиҗәсе, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International