2019 елның 20 июль көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гардиев Артур Илдар улы белән Гөлнара Сирен кызы үзләренең никахын рәсми рәвештә тантаналы рәвештә теркәде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы бу истәлекле вакыйга белән парны котлап аларга беренче гаилә документын - язылышу турында таныклыкны тапшырды, Аларның уртак тормышлары һәрвакыт наз, бәхет һәм мәхәббәт белән тулуын теләде. Билгеле булганча, мәхәббәт могҗизалар тудыра, ә гаилә-могҗизаларның иң гүзәле! Бу вакыйга турында хатирәләрне гомер буе саклап калыгыз, бергә шатланыгыз һәм кулга-кул тотынып тормыш юлыннан барыгыз!