Җәйне ялга гына түгел, файдалы вакыйгаларга да багышларга кирәк. «Эврика» ПМК каршындагы лагерьга йөрүче балалар өчен 20 июль конне 2019 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда экскурсия узды. Экскурсиягә 7-10 яшьлек 16 бала килде. Тантаналар сарае белгече Танчулапан Гайнетдинова балаларга ГХАТ эше турында җентекләп сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр, хәтта үзләрен регистратор һәм музыкант ролендә сынап карадылар. Әлеге экскурсия кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанып калабыз, чөнки безнең киләчәк балалар кулында.