Мамадыш районында “Питрау-2019” фестивале гөрләде

2019 елның 20 июле, шимбә

20 нче июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшен халкы мәдәнияте фестивале – “Питрау” бәйрәме булып узды. Питрау бәйрәме – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.

Фестивалне күрергә илебезнең күп кенә почмакларыннан бик күп кунаклар җыелган иде. Иң зур кунакларның берсе – Татарстан республикасы дәүләт Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.

Питрау бәйрәме көнне электән үк, яшь кешеләр үзләренә тормыш иптәшен сайлый. Халыкта: “Питрау көнне кыз сайлыйсың, ә Покров көнне туй уздырасың”-дип, юктан гына әйтмиләр. Шуңа күрә, Питрау көнен “Мәһәббәт көне”-дип тә атыйлар.

Шул исәптән ялгыз затлар өчен махсус мәйданчык – “Димче почмагы” оештырылды. 20-нче ел рәттән шул почтмакта кыр чәчәкләре һәм үләннәреннән мәхәббәт шалашы төзиләр. Почмакның хуҗасы – димче Аграфена.  Аңа потенциаль булган кияү белән кәләш, үзләренең икенче парларына нинди таләпләре булган гариза язып калдыра. Концерт ахырында димче бере-берсенә туры килгән парның исемнәрен әйтә. Парга истәлекле бүләкләр биреп икенче елга бәйрәмгә законлы ирле-хатынлы статусында чакырунамә ясый. 20 ел тарихы булган бәйрәм куп кенә парларның кушылуына сәбәп булган.

Шулай ук “Димче почмагы” аланында зур стенд урнаштырылды. Анда икенче яртысын табырга теләгән һәр кеше үз телефон номерын һәм исемен язып калдыра алды. Бу почмакта катнашкан егетләр-кызлар өчен эшнең әзе генә кала – язмыш язган сөйгән ярның шалтыратуын көтү.

Кыюрак кияүләр үзләренә кәләшләрне туп-туры сәхнәдә эзләде. Чөнки иң уңган һәм сокланырлык кәләшләр “Керәшен чибэре” бәйгесендә катнашты. 

Кунакларны бәйрәм ахырында булган гаять матур салют озатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International