Һәр пар туй өчен истәлекле көннне аерым бер дулкынлану белән сайлый. Берәүләр «шәхси» датага, мисал өчен, танышу вакытына туктый. Башкалар матур даталар сайлый. 2019 елның 19 июле шундый матур даталарның берсе. Нәкъ менә шуңа күрә бу көнне Баулы районының 8 пары үзләренең никахларын теркәделәр. Без Галиуллиннар, Габделганиевлар, Низамиевлар, Гафиятуллиннар, Зәйдуллиннар, Эскиннар,Сидоровлар, Поджидаевларны чын күңелдән котлыйбыз! Бер-берегезне яратыгыз һәм сезнең гаилә бәхетле булачак.