Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Октябрь авылыннан Мирзанур абый һәм Галимә апа Идиятуллиннар гаиләсе тәкъдим ителде.
19 июль көнне, Мөслим муниципаль районының Октябрь авылы клубында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р.Бадретдинова тапшырды. Аларны тәбрикләргә алты баласы оныклары, оныкчыклары, күпсанлы туганнары һәм авылдашлары килгән иде. 60 елдан артык гаилә стажына ия булган – Мирзанур абый һәм Галимә апа Идиятуллиннар күпләр өчен тиңләшергә лаек кешеләр.