2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов миграция сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. 2019 елның беренче яртыеллыгында районның миграция сәясәтенә йомгак ясалды.
Чистай районы дини оешмалары вәкилләре дә гражданлык хәле актларын теркәү органнарының һәм районның милли диаспораларының үзара хезмәттәшлегенә анализ ясады. Аларга Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре консультация бирде.
Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар дөрес миграция сәясәтен формалаштыру максатыннан, Чистай муниципаль районының дәүләт учреждениеләре белән төрле диаспоралар вәкилләренең үзара килешеп эшләү кирәклеге турында фикер алыштылар.