2019 елның 23 августында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, Гайнетдиновларның яшь гаиләсе беренче сыйныфка баручы Валеев Данилга глобус һәм беренче сыйныф укучысы җыелмасын тапшырды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019 нче елның 23 августта яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантанасы узды.
Буген Әгерҗе муниципаль районы Пенсия фондында күптән түгел нәниләре туган җиде гаиләгә багышланган тантаналы чара булып үтте.
Сарман авылында яшәүче Илгиз һәм Люция Нуриәхмәтовлар 23 август көнне үзләренең «Алтын туйларын» – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
«Ныклы гаилә» - федераль һәм «Мәхәббәт юлы буенча» республика проектлары кысаларында юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алфис Мөхәммәтгәрәев котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
24 августа баулы халкы Шәһәр көнен һәм Нефтьчеләр көнен билгеләп үтәчәк.
Шушы тантаналы көн алдыннане Баулы районында 3 яңа гаилә туды. Рөстәм һәм Валентина, Дамир һәм Гүзәл, Радим һәм Ләйсән яраткан шәһәребезнең туган көнен, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен гаилә парлары статусында каршылаячак.
Сарман авылында яшәүче Әхтәм һәм Гиная Зариповлар 23 август көнне үзләренең «Алтын туйларын» билгеләп үттеләр. «Ныклы гаилә» - федераль һәм «Мәхәббәт юлы буенча» республика проектлары кысаларында юбилярларны район башлышы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
2019 елның 23 августында Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында халык өчен рус фольклоры стилендәге «Əйлән-бәйлән» күңел ачу программасы булып узды. Программаны Печище мәдәният йортының «Калинушка» халык үзешчән ансамбле әзерләде.
2019 нчы елның 23 август көнендəТүбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарсендə «Мəктəпкə җыенырга ярдəм ит» дип исемлəнгəн хəйрия акциясенə нəтиҗəлəр ясалды.
22 август көнне ГХАТ бүлеге белгечләре Некрасовлар гаиләсен алтын юбилейлары белән котладылар. Владимир Викторович һәм Людмила Захаровна 1967 елда уртак дуслары ярдәме белән танышалар. 1969 елда Владимир Людмилага тәкъдим ясый һәм яшьләр язылыша. Аларның гаилә берлегенә нәкъ 50 ел!
22 август — Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне-Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1994 елда рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәмнәрнең берсе. Бу үзенчәлекле көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 5 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.