22 август көнне ГХАТ бүлеге белгечләре Некрасовлар гаиләсен алтын юбилейлары белән котладылар. Владимир Викторович һәм Людмила Захаровна 1967 елда уртак дуслары ярдәме белән танышалар. 1969 елда Владимир Людмилага тәкъдим ясый һәм яшьләр язылыша. Аларның гаилә берлегенә нәкъ 50 ел!
Владимир Викторович депода төзүче, машинист ярдәмчесе булып эшли. Людмила Захаровна башта элеваторда эшли, аннан соң СЗНУДА көч куя. «Барысы да тормышта шома гына бармады, хаталар да, авырлыклар да булды, дип искә ала алар. Үзара ачуланышулар да, кабат татулаштылар да булды, тик беркайчан да бер-беребезне калдырмадык, чөнки бергәләп барлык авырлыкларны да җиңә алачагыбызны аңладык!». 1970 елда уллары Сергей, аннары кызлары Елена туа. Оныклары Элеонора күркәм оныкчык Аннушканы бүләк иттә. Юбилярлар бүген дә чын-чынлап бәхетле, алар кайчандыр очрашулары, тормыш юлларында киңәшләре һәм эшләре белән ярдәм иткән яхшы һәм зирәк кешеләр очравы өчен язмышларына рәхмәтле.
Традиция буенча, бу истәлекле көндә гаилә тормышы юбилярлары үзләренең имзаларын Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабында калдырдылар.
Некрасовлар гаиләсен ярты гасырлык гаилә тормышы белән котлыйбыз. Сезгә тынычлык һәм сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез! без!