Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 август — Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне-Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1994 елда рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәмнәрнең берсе. Бу үзенчәлекле көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 5 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы районы Башлыгы урынбасары Хамидуллин Ринат Газизулла улы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International