Сарман авылында яшәүче Әхтәм һәм Гиная Зариповлар 23 август көнне үзләренең «Алтын туйларын» билгеләп үттеләр. «Ныклы гаилә» - федераль һәм «Мәхәббәт юлы буенча» республика проектлары кысаларында юбилярларны район башлышы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева да изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.