24 августа баулы халкы Шәһәр көнен һәм Нефтьчеләр көнен билгеләп үтәчәк. Шушы тантаналы көн алдыннане Баулы районында 3 яңа гаилә туды. Рөстәм һәм Валентина, Дамир һәм Гүзәл, Радим һәм Ләйсән яраткан шәһәребезнең туган көнен, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен гаилә парлары статусында каршылаячак.
Радим һәм Ләйсән Садыйковлар гаиләсе агымдагы елның 88 нче пары булды. Һәркем 8 санның бетмәс – төкәнмәслек билгесе булуын белә, моннан тыш, бу сан матди уңышны, финанс иминлеген, муллыкны символлаштыра. Барлык санап үтелгән әйберләр һәр гаиләне гомер буе озата барсын.