Әйлән-бәйләнгә бас

2019 елның 23 августы, җомга

2019 елның 23 августында Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында халык өчен рус фольклоры стилендәге «Əйлән-бәйлән» күңел ачу программасы булып узды. Программаны Печище мәдәният йортының «Калинушка» халык үзешчән ансамбле әзерләде. 

Бу көнне тамашачылар өчен лирик һәм күңелле җырлар яңгырады, әйлән-бәйлән һәм уеннар белән алмашынды.

Күңелле «Калинушки» җырлары астында башта балалар әйлән-бәйлән йөрделәр, ә аннары өлкәннәр дә кушылдылар. «Нареченька» биюе һәркемнең күңеленә хуш килде, чөнки бу танышу һәм дуслык биюе.

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре дә әлеге чарада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International