ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Арча муниципаль районын Хәсәншәех авылыннан күп балалы Фәнис һәм Равилә Фәхретдиновларның гаиләсе тәкъдим итте.

Ел саен Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы уздырыла. Быел Мамадыш районыннан яшьләр арасында иң үрнәк гаиләләрнең берсе -  Ушатиковлар гаиләсе барды.

2019 елның 24 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарага җыелган 51 гаилә арасында  Балтач районы Иске Салавыч авылыннан Зөлфәт һәм Дания Хәкимовлар гаиләсе дә катнашты.  Татарстан  Республикасының  казанышларында җәмгыятебезнең нигезе булган гаиләләрнең тырыш хезмәте зур урын алып тора.

Альметьевский муниципальный район 24 августа 2019 года на торжественном приеме от имени Президента РТ Рустама Нургалиевича Минниханова и его супруги в честь лучших семей республики представила многодетная семья Катковых Евгения Николаевича и Надежды Рашадовны. Они воспитывают пятерых детей.


24
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 24 августында Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы оештырылды. Безнең шәһәр данын 3 гаилә пары яклады.

2019 елның 24 августа Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә Илнар һәм Элҗвира Шакировлар гаиләсе туды.

24 август көнне Әтнә районыннан Галимҗанов Хәмит Фазылҗан улы һәм Галимҗанова Флера Солтангали кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар.

2019 елның 24 августында, Республика Көнен бәйрәм итү алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы рәвештә кабул итү мәҗлесе уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, һәр кеше тормышында гаиләнең мөһимлеген һәм фундаментальлеген ассызыклады. Нәкъ менә гаиләдә халыкның рухи-әхлакый традицияләре һәм милли-мәдәни мирасы тапшырыла.

Шәһәр көне – мамадышлыларның иң яраткан көннәренең берсе. Чөнки бу көндә барлык мәшәкәтьләрне артка куеп, гаиләң белән җыелышып чын күңелдән ял итергә була. Быел бу көн 24 нче августка туры килде. Быел да район җитәкчелеге һәм оештыручылар бик күркәм һәм истә калырлык программа әзерләгәннәр. Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше – быел язылышкан парлар парады булды.

24 нче август көнне шәһәребезнең җирле ресторанында матур традициягә әйләнгән орашу узды. Район башлыгы Анатолий Иванов һәм аның тормыш иптәше Маргарита ханым районыбыз иң күркәм һәм иң хөрмәтле 34 парын хөрмәтләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International