2019 елның 31 октябрендә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Халыклар бердәмлеге көне-патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм барлык Россия халыкларының бердәмлеге бәйрәме.
Бүген Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүче гаиләләрне бүләкләү тантанасы булды. «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Әлмәт муниципаль районыннан Рөстәм һәм Лилия Даишевлар гаиләсе Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте.
Бүген, 2019 елның 10 октябрендә, Ирле-хатынлы Фатыйховлар котлаулар кабул итәләр. Моннан нәкъ 50 ел элек-1969 елның 10 октябрендә-алар гаилә корганнар!
2019 елның 30 октябрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ибатуллиннар, Баннициннар, Дашдамировлар гаиләсендә туган сабыйларны тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде.
Быел районыбызның 51 гаиләсе юбилей даталарын – ярты гасыр һәм аннан да озаграк бергә яшәүләрен билгеләп үтә. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район мәдәният йортында 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, Игорь Жан улы һәм Людмила Александр кызы Шинкорук гаиләсендә, 11 нче бала тууын теркәде. Аларның уллары Данила туды.
2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яшьлек укучыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Тантана Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган иде.
29 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районыннан Валя Семеновна һәм Владимир Яковлевич Высоцкийлар алтын юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек яшьләр бер-берсенә тугры булырга дип ант бирәләр. Ә бу вакыйга Төркмәнстанда, «Җиде бертуган» атаклы чинарында була. Бу көнне алар әле дә хәтерлиләр.
29 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә район башкарма комитеты хезмәткәрләре «Көчле команда» тренингында катнаштылар. Әлеге чарада ГХАТ Идарәсенең баш белгече Нуриева Р.Ф. та катнашты.
2019 елның 29 октяберендә Буа районында җирле идәрәсе «Бердәм Россия» партиясенең 30-нче конференциясендә Буа ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева катнашты.