ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019  нчы  елның  1 нче ноябрендә  Әгерҗедә  200 нче  нәнинең  тууы  теркәлде.  Ранэль исемле малай 18 нче октябрьдә, Рөстәм һәм Гөлнара Кадыровлар гаиләсендә икенче бала булып  дөньяга  килде. 

Октябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде: 7-малай һәм 11 кыз. Шуларның 5 гаиләдә  беренче бала, 7 – икенче, 3 –  өченче, 1 –дүртенче, 2 – бишенче бала булып туган.

Һәркем өчен көз зур уңыш, яңа үзгәрешләр, тәүге һәм күркәм  мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче һәм чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең «зур уңышлары» һәм яңа хис-тойгылары белән ГХАТ бүлегендә 1 ноябрьдә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Әйтергә кирәк,  бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.

Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова ата-аналарга дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова  Еркин Евгенийга улы туу сәбәпле туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова  Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х.  котлавын укыды hәм атага бүләк  тапшырды.

2019 елның 31 октябрендә Арча шәһәренең «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» паркында «Балага агач бүләк ит» яңа проекты кысаларында һәм 2019 елда туган арчалылар хөрмәтенә «Яңа туган балалар аллеясы»на нигез салынды.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның  ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 174 бала дөньяга килде. Алар арасында 101  малай һәм 84 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2200 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4680 гр. Иң яшь әни – 17 яшьлек, иң  өлкәне – 41 яшьтә, иң яшь әти – 20 яшьлек, ә иң өлкәненә – 61 яшь.

2019 елның октябрендә Бөгелмә районында 74 бала туган. Шуларның 41е малай һәм 33е кыз. Беренче балалар 33 гаиләдә, икенче бала – 25, өченче һәм аннан соңгы балалар – 16 гаиләдә туган. Бу айда 14 гаилә күпбалалы булган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4560 гр., иң кечкенәсе – 2095гр.

Гаилә кыйммәтләре-ул буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләр һәм традицияләр. Бу-хисләр, алар ярдәмендә ул нык була. 2019 елның 31 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда икеләтә бәйрәм.

«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты Татарстан Республикасын 2019 елда конкурсның төбәк этабын югары дәрәҗәдә оештырганы өчен махсус Мактау дипломы белән билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Нугумановлар Фәрит һәм Фирдәвесләрнең «бриллиант туйларын» билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International