Татарстан Республикасы «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының Мактаулы дипломы белән бүләкләнде

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты Татарстан Республикасын 2019 елда конкурсның төбәк этабын югары дәрәҗәдә оештырганы өчен махсус Мактау дипломы белән билгеләп үтте.

Бүләк Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллинага 2019 елның 30 октябрендә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда узган Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International