«Агач бүләк ит!»

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 31 октябрендә Арча шәһәренең «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» паркында «Балага агач бүләк ит» яңа проекты кысаларында һәм 2019 елда туган арчалылар хөрмәтенә «Яңа туган балалар аллеясы»на нигез салынды.

Бу тантаналы чарага балалар белән яшь гаиләләр, шулай ук, һава торышы салкын булуга карамастан, әбиләр һәм бабайлар чакырылган иде. Әти-әниләр район башлыгы кулыннан 2019 елда туган арчалы хөрмәтенә исемле агач утыртуга бүләк сертификатлары, гаилә чәенә татлы бүләк, шулай ук яңа гына утыртылган яшь агачлар куелган исемле табличкалар алдылар.

Бу матур чара бөтен шәһәр өчен матур традициягә әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International