Бөгелмә районында октябрь аенда туучылар санына йомгак ясалды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның октябрендә Бөгелмә районында 74 бала туган. Шуларның 41е малай һәм 33е кыз. Беренче балалар 33 гаиләдә, икенче бала – 25, өченче һәм аннан соңгы балалар – 16 гаиләдә туган. Бу айда 14 гаилә күпбалалы булган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4560 гр., иң кечкенәсе – 2095гр.

Октябрь аенда малайлар өчен популяр исемнәр Даниил, Мирон, Родион, Тамерлан, кызлар өчен Азалия, Арина, Дарина, София. Малайлар өчен иң сирәк исемнәр Әнвәр һәм Назар, кызлар өчен Инзилә, Камалия, Каролина булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International