ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 20 ноябрендә Бөтендөнья бала көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 6 сабый тууы теркәлде.

2019 елның 19 ноябрь көне яшь парлар өчен айның матур һәм популяр даталарынннан берсе булды. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.

Район мәдәният йортында Алексеевск, Әлки, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай муниципаль районнары вәкилләре үз гаиләләренең тарихы турында сөйләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Чистайдан Митаевлар гаиләсе яулады. Икенче урында Алексеевск районыннан Вәлиевлар гаиләсе. Өченче урынны Әлки районыннан Михайловлар гаиләсе алды.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Очрашуда яшь парлар катнашты, алар инде ЗАГСка гариза бирделәр һәм тиздән өйләнешәчәкләр. Нәкъ менә шул чорда булачак яшь парларның гаилә, ир белән хатынның бурычлары турында күзаллауларын киңәйтү, аларны конструктив аралашу урнаштырырга өйрәтү мөһим.

Бүген 19.11.2019 елда ГХАТ бүлеге белгечләре Бөгелмә бала тудыру йортында Наталья Владимировна һәм Артем Вячеславович Кудиннарга кызлары Валерия тууы уңаеннан таныклык тапшырдылар.

19.11.19 ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Елена Михайловна һәм Динис Марс улы Галиевлар үзләренең никахларын теркәделәр.

Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Мәдинә һәм Данияр Мәрвиевлар,  Рәзиль һәм Румиль Хәсановлар тормышындагы беренче документны аларның әтиләре Нурлат шәһәрендә яшәүчеләр алдылар.

Мамадыш районы Башкарма комитеты урынбасары Муса Хуҗаҗанов демография сораулары буенча эш төркеме белән утырыш уздырды. Сүз саннар һәм статистика мәгълүматларына кагылмады. Көн кадагында – яшьләр белән дөрес эш алып баруда нәтиҗәле план төзү.

         2019 елның 19 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне алдыннан һәм «сабый теле белән» проекты кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәрес үткәрделәр. 

         2019 елның 19 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып, учреждениедә тәрбияләнүчеләр өчен хокукый грамоталылык дәресе үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International