2019 елның 19 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып, учреждениедә тәрбияләнүчеләр өчен хокукый грамоталылык дәресе үткәрделәр.
Очрашу Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган иде, шуңа күрә белгечләр балалар белән шәхес хокуклары һәм ирекләре, үз абруйлары, гомумкешелек һәм гаилә кыйммәтләре темасына әңгәмә кордылар. Малайлар һәм кызлар актив рәвештә диалогка кушылдылар, бергә гаилә һәм никах темасына кроссворд чиштеләр һәм тәкъдим ителгән ромашкалардан «Мәхәббәт», «Гаилә» сүзләрен яздылар.