Район мәдәният йортында Алексеевск, Әлки, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай муниципаль районнары вәкилләре үз гаиләләренең тарихы турында сөйләделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Чистайдан Митаевлар гаиләсе яулады. Икенче урында Алексеевск районыннан Вәлиевлар гаиләсе. Өченче урынны Әлки районыннан Михайловлар гаиләсе алды.
Конкурсның жюри әгъзасы сыйфатында чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Р.Х. Әхмәтҗанов катнашты. Сәфәр кысаларында ул ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З. Суниева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Н.К. Кадыйров белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу барышында ГХАТ өлкәсендәге булган сораулар һәм киләчәккә куелган бурычлар турында сүз алып барылды.