ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Минзэлэ шәхәренең Балалар иҗат йортында 14 яшьләре тулган 34 укучыга паспорт тапшырылды. Аларны котларга район башлыгы житәкчесе урынбасары Наил Хисамбеев, МВД булеге житәкчесе Илсур Хаҗиев, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова, районның баш прокуроры Феликс Хафизов, шәхәр житәкчесе урынбасары Роза Салдаева килде.

Пенсия идарәсе начальнигы урынбасары А.А. Никоноров  аналарга дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм сабыйлары туган әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.

21 ноябрь көнне, «Әниләр Көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Чүпрәле районы бүлеге ГХАТ бүлеге белән берлектә «Әниемнең мәхәббәте белән матур дөнья»дип исемләнгән зур күләмле республика акциясендә катнашты. Акция шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә»эгидасы астында узды.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1989 елның 20 ноябрендә БМО Ассамблеясы бала хокуклары турында Конвенция кабул итә.

 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда «Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе» нең 8 сыйныф укучылары өчен лекция-экскурсия узды

 2019 елның 20 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова 68 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

Гаилә кыйммәтләре-ул буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләр һәм традицияләр. Бу-гаилә ныклыга әверелә торган хисләр. Бу – кешеләрнең йорт эчендә бер-берсенә шатлык, кайгы-хәсрәт, иминлек, проблемалар һәм авырлыклар кичерүе.

2019 елның 20 ноябрендә Әлмәт татар дәүләт драма театрында шәһәрнең һәм районның гүзәл әниләре хөрмәтенә тантаналы чара уздырылды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов залда утыручы әниләрне җылы котлады. Лаеклы бүләкләр иң матур сүзләргә лаек һәм соклану уята торган хатын-кызларга тапшырылды.

2019 елның 20 ноябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «алтын» һәм «бриллиант» юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Юбилярларның иңнәре артында - озын тормыш юлы, һәрвакыт җиңел түгел, әмма аларның тормышы-бәхетле һәм матур, авырлыклар аларны сындырмады, еллар узгач алар бер-берсенә мәхәббәт, аңлау, бер-берсенә тугрылыклы булып калдылар.

Гаилә тормышының ярты гасырлык чиген узган Казан парларын гаилә юбилее белән тантаналы шартларда котладылар. Без чын күңелдән гаилә тормышының ярты гасырлык чиген узган һәр парга үз үрнәкләрендә яшь буын өчен мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып хезмәт иткән өчен рәхмәт белдерәбез!

2019 елның 20 ноябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде. 9 ноябрь көнне Тухбатуллин Тимур Зайтун улы һәм Алсу Атлас кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Амелина  исеме кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International