2019 елның 20 ноябрендә Әлмәт татар дәүләт драма театрында шәһәрнең һәм районның гүзәл әниләре хөрмәтенә тантаналы чара уздырылды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов залда утыручы әниләрне җылы котлады. Лаеклы бүләкләр иң матур сүзләргә лаек һәм соклану уята торган хатын-кызларга тапшырылды.
ГХАТ Идарәсе тарафыннан теркәлгән 2000 нче баланың әнисе акчалата сертификат белән аерым билгеләп үтелде һәм бүләкләнде. 2019 елның 29 сентябрендә Такабаев Ринат Кәшиф улы һәм Черемисина Дарья Евгений кызы гаиләсендә Алишер исемле уллары туды, ул Әлмәт муниципаль районында 2000 нче бала булып теркәлгән. Бу бәйрәм көнендә «кәеф» хореография коллективы, «Алтын ачкыч» эстетик үсеш студиясенең чыгышлары әниләр өчен менә дигән бүләк булды. «Фристайл» студиясе «mArt» физик эксперименталь спектаклен тәкъдим итте.