Нурлат районында ноябрь игезәкләре

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Мәдинә һәм Данияр Мәрвиевлар,  Рәзиль һәм Румиль Хәсановлар тормышындагы беренче документны аларның әтиләре Нурлат шәһәрендә яшәүчеләр алдылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова сүзләренә караганда, Бу вакыйганы, чыннан да, үзенчәлекле дип санарга була, чөнки Нурлат районында игезәкләр туу очраклары еш булып тормый. Игезәк  балалар туу район өчен яхшы гамәл булсын, ә без сабыйларга сәламәт, нык һәм уңышлы булып үсүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International