2019 елның 19 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне алдыннан һәм «сабый теле белән» проекты кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәрес үткәрделәр.
Сюжет рәсемнәр балаларга һәр баланың нинди хокуклары барлыгын билгеләргә ярдәм итте, ә күңелле шигырьләр һәм табышмаклар алган белемнәрен ныгытты. Дәрес «кайгыртучан бакчачы» дигән хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды, алар барышында нәниләр үз гаиләләренә карата кайгыртучанлык күрсәтергә кирәклеген күрсәттеләр.