Мамадыш районында демография сораулары буенча утырыш узды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Мамадыш районы Башкарма комитеты урынбасары Муса Хуҗаҗанов демография сораулары буенча эш төркеме белән утырыш уздырды. Сүз саннар һәм статистика мәгълүматларына кагылмады. Көн кадагында – яшьләр белән дөрес эш алып баруда нәтиҗәле план төзү.

Киңәшмәдә катнашучылар яшьләр белән яшьләрчә сөйләшергә кирәк дигән уртак фикергә килделәр.  Аеруча авыл җирлекләрендә ялгыз яшьләрнең күп булуы, алар өчен очрашу, танышу мөмкинлеген биргән чаралар уздыруның кирәклеге табылды. Тәүге очрашу инде декабрь аенда ук уздырылачак.

Утырышта шулай ук Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International