2019 елның 19 ноябрь көне яшь парлар өчен айның матур һәм популяр даталарынннан берсе булды. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.
Ноябрь – никахлашу өчен үзенчәлекле бер ай! Ноябрь аенда төзелгән никах гаиләдә байлык һәм иминлек вәгъдә итә, Ә туй – гашыйклар өчен бәхет бәйрәме ул! Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз!