2019 нчы елның 19 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районы Нарат авылында яшәүче Гөбәйдуллиннар Зуфара Минегалиевича и Назибы Сабирҗяновны гаиләсендә зур бәйрәм – гаилә коруларына 65 ел тулды!
2019 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600 нче бала тууы рәсми рәвештә теркәлде. Аллен исемле ир бала өченче бала булып Лиорек Алексей һәм Елена гаиләсендә дөньяга килгән.
2019 елның 18 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда Ралина Шәйхетдинованың тантаналы чыгарылышы булды. Ралина-өченче, көтеп алынган, Ленар һәм Рәзинә Шәйхетдиновлар гаиләсендә бала, ике ул тәрбияләп үстерәләр инде. Яңа туган сабыйның әнисе-Рәзинә Флүс кызы-Шәһәр ГХАТ идарәсе белгече һәм безгә кадерле хезмәттәшебезне котлау икеләтә күңелле!
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Нурлат шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучылары өчен Никахлашу сарае буйлап экскурсия үткәрделәр. Һәр кешенең тормышы, ничек кенә булса да, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән бәйле! ГХАТ органнары турында белемнәрне киңәйтү максатыннан, балаларны ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.
Буыннар алмашу-җәмгыять тормышында иң мөһим мизгелләрнең берсе.
Яңа туган Айназ Хафизовны чыгарганда Яр Чаллы шәһәрендә аның әбисен каршы алырга килгәч, гаилә һәм гореф - гадәтләрнең көче менә шул инде ул!
2019 елның 15 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Соболевское авыл җирлегеннән ирле-хатынлы Мамкиннар гаиләсе Николай улы Николай һәм Федор кызы Мариянең алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел бергә тату гомер итү - ул олы бәхет, үзенчәлекле бәйрәм. Аларның берлеге ихтирамга лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора.
13 ноябрь көнне әниләр көне уңаеннан Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – 2 нче санлы Актаныш мәктәбенең укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.
2019 елның 16 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона»дәресе узды.
2019 елның 16 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туй алды консультациясе булып узды. Аудитория-быел үз мөнәсәбәтләрен теркәүче кияү белән кәләш.
2019 елның 16 ноябрь конне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 22 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Кандалинцев Илья Владимир улы һәм Татьяна Александр кызы гаиләсендә булды.