Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Нурлат шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучылары өчен Никахлашу сарае буйлап экскурсия үткәрделәр.
Һәр кешенең тормышы, ничек кенә булса да, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән бәйле! ГХАТ органнары турында белемнәрне киңәйтү максатыннан, балаларны ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларга гражданлык хәле актларының нинди төрләре булуы турында сөйләделәр, балаларга таныклык бланкларын күрсәттеләр, акт язулары архивының ничек формалашуын турында мәгълүмат бирделәр. Экскурсия барышында балалар кабул итү бүлмәсе белән таныштылар, кияү һәм кәләш бүлмәсендә, никахны тантаналы теркәү залында булдылар.
Никахны тантаналы рәвештә теркәү залында булганда, ГХАТ бүлеге җитәкчесе – Лилия Гомәрова билгеләп үткәнчә, өйләнешүчеләрнең никахлашуы – ЗАГС бүлеге эшенең кечкенә өлеше генә, ә гомумән – ул игътибар һәм төгәллек таләп итә торган зур хезмәт. ГХАТ бүлеге хезмәткәре үз эшендә, гражданнар белән аларның тормышларының шатлыклы һәм күңелсез мизгелләрендә эшләп, психолог та булырга тиеш. ГХАТ бүлеге белгече архив белгече күнекмәләренә ия булырга, бигрәк тә гаилә хокукы өлкәсендә юридик белемгә ия булырга тиеш.
Очрашу ахырында, никахны тантаналы теркәү залында, истәлеккә фотога төштеләр.