Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2019 елның 17 ноябре, якшәмбе

2019 елның 15 ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Соболевское авыл җирлегеннән ирле-хатынлы Мамкиннар гаиләсе Николай улы Николай һәм Федор кызы Мариянең алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел бергә тату гомер итү - ул олы бәхет, үзенчәлекле бәйрәм. Аларның берлеге ихтирамга лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Ирле-хатынлы Мамкиннар ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп җитүгә шаһит булдылар.

Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә Мамкиннар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова, балалары, туганнары, якыннарыннан бу парлар исеменә бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International