2019 елның 16 ноябрь конне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 22 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Кандалинцев Илья Владимир улы һәм Татьяна Александр кызы гаиләсендә булды. 29 октябрь конне аларның ике кызлары туды.Яңа туган сабыйларга Виктория һәм Ника исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырдылар.
Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!