Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 600 бала тууы теркәлде

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600 нче бала тууы рәсми рәвештә теркәлде. Аллен исемле ир бала өченче бала булып Лиорек Алексей һәм Елена гаиләсендә дөньяга килгән.

ГХАТ бүлеге белгече Таһирҗанова Гөлнара Әнәс кызы бәхетле әти – әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлап, баланың беренче һәм иң төп документын - туу турындагы таныклыкны һәм котлау открыткасы тапшырды. Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International