Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирина Александровна Большакова 6 әнигә ана капиталыннан дөрес файдалану теләге белән сертификатлар тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова Булат Климовскийга, Юрий Участкинга аларның гаиләләрендә уллары Ярослав һәм Тамерлан туу турында таныклыклар тапшырды, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннихановның балалары туу белән котлау сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм алдыннан ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы булды. Ун яшүсмергә төп документны кызы Татарстан Республика буенча күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Кукмара филиалы бүлеге башлыгы Минемуллина Лилия Миннерамил кызы тапшырды.
21 февральдә дөньяның барлык илләрендә дә туган тел көне билгеләп үтелде. Бу көнне Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Брылин Дмитрий һәм Волкова Наталья үзләренең никахларын теркәделәр.
Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу – шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мөхиттә үтсә. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов, Балтач районының «Бердәм Россия» партия җитәкчесе Айрат Хәйруллин, «Яшь гвардия» җитәкчесе Зилия Мортазина килделәр.
2020 елның 21 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телләр Салават күпере» дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Күп кенә парлар үзләренең таныклыкларында истә калырлык даталарын күрергә тели. Тантана өчен иң матур һәм иң көтелгән көннәр, гадәттә, янәшә басып торган яки чиратлашып килгән саннар була. Агымдагы 2020 ел шундый көннәргә бай — «икеле» ләр күбрәк булган саен, яхшырак.
ЗАГС бүлеге – ул кеше тормышында беренче документын-туу турында таныклыкны ала торган урын. Нәкъ менә биредә, традиция буенча, тантаналы шартларда яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырыла. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре Идел буе районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы Казан шәһәренең 6 яшь кешесенә, кунакларның көчле алкышлары астында, шәхесне раслаучы документ тапшырды.
20 февраль көнне Сарман авылында яшәүче Вәлишин Илсөяр Яхъя улына 80 яшь тулды. Тормыш иптәше Клара Нурмөхәммәт кызы белән гаилә корып яши башлауларына – 55 ел, зөбәрҗәт туйлары.
Элек-электән, халык риваятьләре буенча, февраль никахлашу өчен бик уңайлы ай булды. Февраль аенда яңа өйләнешүчеләргә халык сынамышлары бәхет һәм үзара аңлашуны, шулай ук озак, ышанычлы һәм имин союзны тәшкил итәчәк.
20 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Төп документны алганчы балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән танышып, гаилә темасына фикер алыштылар.