ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

1 июнь – җәйнең беренче һәм Бөтендөнья балаларны яклау көне. Безнең илдә балаларны котлап кына калмыйлар, үзләренең ышанычлы яклавына да алалар.

Бу көнне, гадәттәгечә, Мөслим муниципаль районында, җәмгыятьнең балаларга бик кирәк булган мөрәҗәгать итүе, балаларның хокукларын яклау чарасы булып узды. Чөнки һәр бала бәхетле һәм тулы канлы балачакка хокуклы.

Май аенда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә короновирус пандемиясе белән бәйле карантиннан соң 5 никах теркәлде.Никахлар тантаналы рәвештә узмады, кияү һәм кәләшләр, шулай ук регистратор битлек һәм перчаткаларда булдылар,әмма бу аларның бәйрәмнәрен бозмады. Барысының да кәефләре бик шәп иде, кунаклар әйткәнчә, 20 елдан соң да искә алырлык нәрсә булачак  бу.

Агымдагы елның май аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 25 туу очрагы теркәлгән: елның бишенче ае районыбызга 14 малай һәм 11 кыз бүләк итте.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

27 майда Марина һәм Евгений Власюк гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга булды – искиткеч ир бала – Мирон туды. Ул гаиләдә икенче бала. 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Үзәк район хастәханәсе баш табибы Рим Әмиров, Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән, бала тудыру йортыннан чыкканда, баланы дөньяга килү белән котлады һәм туу турында таныклык тапшырды.

Менә яз тәмамланды һәм нәтиҗәләр ясар вакыт! Бала туу-һәр гаилә өчен бәхет! 2020 елның маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 53 сабый тууы теркәлде. Аларның 28е ир бала һәм 25е кыз.

Җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Халыкара балалар көне, ә Россиядә – Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе.


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә Хәят исемле кызга туу акты теркәлде. Хәят – Сәләхетдиновлар гаиләсендә беренче бала. Исемне дә эти-әнисе Инзил белән Руфинә бик озак сайлаганнар.  Хәят исеме гарәп теленнән томыш дип тәрҗемә ителә.

Яңа кеше туу белән бөтен дөнья туа, киләчәк туа. 2020 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе дүртенче ел рәттән үткәрелә торган акциягә кушылды.

Россиядә балалар хокукларын «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» Федераль закон яклый. Ул баланың Россия Федерациясе Конституциясендә каралган хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең төп гарантияләрен билгели. Балачак – кеше тормышының мөһим этабы. Бу чорда кеше шәхесе формалаша, аны җәмгыятьтә тулы канлы тормышка әзерләү, әхлакый сыйфатларны үстерү.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова Алан авылыннан Гайнановлар гаиләсен өченче балалары туу белән котладылар. Айдар Фоат улы тантаналы рәвештә туу таныклыгын һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International