2020 нче елның 20 нче июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Инзилә һәм Эльмира Ярмушевларның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.
2020 елның 20 июнендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Шиһабетдиновлар Әгзәм Зәйни улы һәм Ленира Сәлим кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Бүген Казан шәһәре Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә яңа туган баланы тантаналы чыгару барышында, гаиләләрендә бишенче бала – Имран туган, Рөстәм һәм Эльвира Шәймурзиннарга дәүләт теркәве турында таныклык тапшырылды.
2020 нче елның 20 нче июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 15 пар никахларын теркәделәр.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Газизуллиннар гаиләсенең юбилей тантанасы булып узды.
2020 елның 19 июнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Медицина һәм социаль өлкәләрдә хезмәт куючы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Мәрхәмәт – Милосердие» – «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында узды.
ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре ТАССРның йөз еллыгы бәйрәм ителгән елда районда йөзенче булып туган сабыйны теркәделәр. Әгерҗедә яшәүче тимерьюлчылар Радик–Рузилә Туганаевлар гаиләсендә – шатлыклы зур вакыйга. Шушы көннәрдә кызлары Самалия дөньяга килгән.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2019 ел нәтиҗәләре буенча 6 актлар китабы төзеде. Шулар арасында 1000 нче номерлы китап та бар. Бүгенге коөндә барлыгы ГХАТ бүлеге архивында 1005 актлар китабы саклана.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилярлар Иванкиннар Александр Максим улы һәм Нина Петр кызы өчен Мендельсон маршы яңгырады.
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 80 нче бала булып теркәлгән Ралинага туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти- Гыйлфанов Рөстәм Рафис улы хәм әнисе – Гыйлфанова Индилә Таһир кызы өченче балалары – кызларына Ралина исеме куштылар.